23 декабрь 2011 яңалыклары
-
Лицейда Туфан айлыгы
Декабрьдә җир-җәя Хәсән ага Туфанның туган көне билгеләп үтелә. Әле җир-җәя генә дип әйтү дә бик дөрес булмас, чөнки Туфан исеме галәм чигендәге йолдызларга ук барып иреште. Билгеле инде, шагыйрьнең кендек каны тамган җирдә олысы-кечесенең авызында гел Туфан булыр. Безнең лицей да чаралар планын күптән әзерләп куйган иде. Быел фән...
-
Статусы үзгәрде
Татарстан Республикасы Президенты Карары белән 2011 елның октябреннән "Татарстан Республикасында үзйөрешле машиналар һәм башка төр техникаларның техник торышын күзәтү Идарәсе турында"гы законга төзәтмәләр кертелде. Без әлеге Карар нигезендә нинди үзгәрешләр кертелгәне, трактор һәм үзйөрешле машиналар хуҗаларын киләчәктә ни көткәне турында аңлатуын сорап, ТР Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район бүлеге начальнигы...
-
Чираттагы уңыш
Күптән түгел Чистайда «Электр челтәрләре» ООО призына ел саен үткәрелә торган самбо көрәше буенча турнир үткәрелде. Анда Аксубайдан тренер Александр Скворцов спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. 62 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә икенче урынны Николай Крайнов алды. Аннан югарырак үлчәм категориясендә чыгыш ясаган Евгений Ласточкинның да нәтиҗәсе шундый ук. Өченче урынга 55...
-
Хезмәтләре мактаулы
Бу көн почта хезмәткәрләре өчен елның иң киеренке көнедер, мөгаен. Чөнки хат ташучыларның газета-журналлар тарату, коммуникация хезмәтләре өчен түләү алу һәм башка төр вазыйфаи эшләреннән башка төрле басмаларга яздыру эше дә өстәлә. Төрледән-төрле россия, республика басмалары белән беррәттән рус, татар, чуваш телләрендә чыга торган район газетасы да төп урынны алып...
-
Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Яңа ел бәйрәме якынлашкан көннәрдә үзегезнең якыннарыгызны, әти-әниләрегезне, гаилә дусларыгызны котларга ашыгыгыз. Аларны безнең газета битләрендә Яңа ел бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләрегезне җиткерә аласыз. Сезнең шундый гадәти булмаган бүләгегез алар күңеленә хуш килеп, лаеклы бәяләнер дип, ышанып калабыз.
-
Дежурный абруе
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә бүгенге көн кискен таләпләр куя. Шуңа әлеге эштә һөнәри осталар гына эшли ала. Кизү часть бүлеге начальнигы ярдәмчесе, оператив дежурный Руслан Нургатин-шундыйларның берсе. Аксубай эчке эшләр бүлегенә ул 2002 елда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлап килә. Соңгы 5 елда ул оператив дежурный вазифасында. Бу вазифаның никадәрле җаваплы...
-
Шатлык бүләк итәләр
Федоровка Интернат-йортында яшәүчеләр янында Яңа Аксубай мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Надежда" вокаль ансамбле артистлары еш кунак булалар. Алар үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре, шаян сүзләре белән инвалидларның күңелләрен күтәрәләр. Шуңа да биредә яшәүчеләр "Надежда"га озак еллар сәхнәдә уңышлы чыгыш ясауларын телиләр.
-
Пенсионерлар компьютер артында
Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләренең электрон төрен популярлаштыру максатында пенсионерларны компьютер нигезләренә өйрәтү эше дәвам итә. ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлегенә, элемтә һәм мәгълүматлар министрлыгына, ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы, ТР Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән үткәрелгән киңәшмә Протоколын гамәлгә ашыру максатында әлеге...
-
Ана капиталын белем алуга
2011 елның 14 ноябрендә 931 нче санлы РФ Хөкүмәте карары белән ана капиталын балалар бакчасына йөргән өчен һәм түләүле мәктәптә, гимназия, лицей, институтта укыганда түләү өчен дә файдаланып була. Моның өчен Пенсия фондына ана капиталы сертификаты белән бергә гариза, бала йөриячәк балалар бакчасы яисә уку йорты белән ана арасында төзелгән...
-
Яңа ел имин үтсен
20 декабрьдән киләсе елның 10 гыйнварына кадәр республика һәм район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар үткәрү белән бәйле. Бу чорда барлык җаваплы структураларга яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә янгын иминлеген тәэмин итү буенча ТР Министрлар Кабинеты карарын үтәү бурычы куелды. Анда авыл җирлекләрендә һәм...
-
Төнлә сату тыела
Торакка капиталь ремонт ясау программасы киләсе елдан республикада әлеге елны финанслау лимитында формалашачак. Шунысы куанычлы, безнең районда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы расланган һәм килешенгән. Өстәвенә, Аксубай районы программасы 2016 елга кадәр капиталь ремонтны исәпкә алып тулы күләмдә тәкъдим ителгән.
-
Туфан истәлегенә укулар
Декабрь аенда Хәсән Туфан музей-йорты район мәгариф бүлеге белән берлектә шагыйрь Хәсән Туфанның туган көненә багышланган бәйге игълан иткән иде. Бәйге өч номинациядә үткәрелде:1-4 нче сыйныф укучылары арасында рәсемнәр конкурсы, югары сыйныфлар өчен Туфанга багышлап шигырь язу һәм Х.Туфан иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эшләрен башкару. Укучылар бәйгедә актив катнаштылар. конкурска бик...
-
Алар йортларга яктылык бирәләр
Декабрь аеның өченче якшәмбесендә район мәдәният йортының тамашачылар залында район энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне ачып, Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы начальнигы Марат Сруртдинов хезмәттәшләренең мактауга лаек эшләре өчен рәхмәт белдерде, узган ел энергетиклар көче белән районда күп эшләр башкарылуын әйтеп үтте. Үткән ел табигать көйсезлегеннән зыян күргән...